«Россия тәрбиячеләре»һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2024 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия тәрбиячеләре» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү булды. Тәтеш районының мәктәпкәчә учреждениеләре педагоглары  дипломнары белән бүләкләнделәр:

  1. Абдурахманова Анюза Вилдан кызы, Тәтеш шәһәре «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасы татар телен укыту буенча тәрбиячесе - «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә 1 урын;
  2. Левина Елена Викторовна, Тәтеш шәһәренең «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячесе «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуның иң яхшы инновацион белем бирү практикасы» номинациясендә 1 урын;
  3. Тимофеева Наталья Александровна, Тәтеш шәһәренең «Башаккай» балалар бакчасы тәрбиячесе «Уңышлы тәрбияче» номинациясендә 3 нче урын.

Хезмәттәшләребезне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International