2024 елның 22 октябрендә Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында тәрбияви эшләр буенча директор урынбасарлары һәм педагог-психологлар өчен «Мәктәп укучыларын экологик тәрбияләүгә заманча караш» дигән район семинары узды.
Семинар кысаларында интерактив чаралар узды.
Семинарның мактаулы кунаклары Тәтеш урманчылыгының урманнан файдалану буенча инженеры Миронова Н. А., «Долгая Поляна» тыюлыгы белгечләре Китаев В. И. һәм Филиппова М. В.
Педагоглар Тәрбия программасының барлык модульләре аша тәрбиянең экологик ягын Киң ачтылар.
Семинар экологик тәрбия өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр һәм яңа инициативалар белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.