Үзәк китапханә хәбәр итә

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

22 октябрь көнне Үзәк китапханәдә районның китапханә белгечләре киңәшмәсе үткәрелде, Россиядә Гаилә елы кысаларында игълан ителгән «ныклы гаилә серләре» дигән иң яхшы чарага йомгак ясалды, конкурста җиңүчеләрне билгеләп үттеләр.

Контроль күрсәткечләрне үтәүгә, социаль челтәрләрдә һәм Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе сайтында битләр алып баруга, «Pro.Мәдәният.РФ» цифрлы платформасында, «Пушкин картасы»программасы буенча эшләүгә аерым игътибар бирелде.

Методистлар еллык хисап язу буенча тәкъдимнәр бирделәр, методика - библиография бүлеге мөдире статистик хисаплылыкка һәм хисаплар бирү графигына җентекләбрәк тукталды.

Фондларны туплау буенча хисапка әзерлек турында мәгълүмат белән әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Е.К. Чугунова чыгыш ясады.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International