Яңа ел бүләкләре

2024 елның 28 декабре, шимбә

        28 нче декабрьдә  Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен  Яңа ел бәйрәме оештырылды.  Бәйрәмнең беренче өлешендә мәктәпнең актлар залында балалар мавыктыргыч  театральләштерелгән тамаша карадылар.  Икенче бүлектә Чыршы янында уйнадылар, җырлап-биеп күңел ачтылар,шигырьләр сөйләделәр, соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан  бүләкләр алдылар.  Укучылар да ,әти-әниләр дә бәйрәмне бик ошатты, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

     Бәйрәмдә Тәтеш муниципаль районы башлыгы Сафиуллов Рамис Хатыйп улы әзерләгән бүләкләрне алгач,  барлык  укучылар да, ата-аналар да рәхмәтләрен  белдерде. Район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләре  мәктәпнең 710 укучысын  сөендерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International