«Ретро яңа ел уенчыклары»

2024 елның 28 декабре, шимбә

Яңа ел алдыннан «Әкият» балалар бакчасы балалары әти-әниләре белән бергә «Ретро яңа ел уенчыклары» темасына гаҗәеп музей экспозициясен булдыруда катнаштылар. Ул чыршы уенчыкларына һәм Советлар Союзы чорындагы башка элекеге Яңа ел бизәкләренә багышланган иде. Күргәзмәне күргән һәркем аның төрлелегенә карап сокланды! Балалар бу күргәзмәдәге уенчыкларга бик кызыксынып карадылар, әби – бабайлары чорында булган уенчыклар белән таныштылар. Ә өлкән буынның кызыксынуы күбрәк сагыну хисе белән бәйле иде, чөнки  шушы чыршы уенчыклары аларга уникаль булган вакытларны искә төшерде. Күпләр, чыршыга янына килеп, дулкынланып: «минем дә шундый шарым бар иде, ә мин мондый уенчыкны хәтерлим, ә минем әле дә шундый ук чыршы гирляндаларым сакланып калды! " - дип хәтирәләре белән уртаклаштылар. Күргәзмәнең олыларга  кыска гына вакытка булса да, балачакның тылсымлы  дөньясына кайту, күңелләрдә бәхетле хатирәләрне җанландыру мөмкинлеге бирүен күрү  безне бик сөендерде.

Күргәзмәне оештыруда актив катнашкан өчен Хуснутдиновлар , Никоноровлар, Михайловлар , Карповлар , Емельяновлар һәм Ещигановлар гаиләсенә аеруча зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International