Акциянең төп символы - 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге: ул вакытта нәкъ менә шундый көндәлек норма билгеләнгән иде. Акция барышында Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре блокада, ленинградлыларның ачлыгы, халыкның ныклыгы турында сөйләделәр, килүчеләргә блокада икмәгенең һәм азык-төлек карточкасының нинди булуын күрсәттеләр. Бигрәк тә балаларның хис-кичерешләрен, алар кулларына бер кисәк кара икмәк тоткан сак булуларын, блокадада ятучы балалар турындагы хикәяне тыңлаганда, аларның гаҗәпләнгән күзләрен билгеләп үтәсе килә. Мондый реакциягә карап, бу балалар беркайчан да ата-бабаларының батырлыкларын онытмаячак һәм чын патриот булып үсәчәкләренә ышанасы килә.