Тоншерма урта мәктәбендә «Россия – минем горизонтларым» курсыннан «Индустриаль Росси» темасына чираттагы дәрес узды. Балалар файдалы казылмалар дөньясына чумдылар, аларны табу һәм эшкәртүнең төрле ысуллары турында белделәр. Педагоглар бу өлкәдә кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмат белән уртаклаштылар, шулай ук колледж һәм университетларда белем алу юнәлешләре турында сөйләделәр.