Холокост корбаннарын искә алу атнасы дәвамында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен «Холокост: фаҗига, хәтер»тарих сәгате үткәрде. Алып баручылар ул көннәрдәге фаҗигале вакыйгалар турында сөйләделәр. Катнашучылар геноцидка дучар булган кешеләрнең язмышы турында сөйләүче китаплар турында күзаллау ала алдылар. Холокост турында истәлек без һәм безнең балалар беркайчан да корбаннар, палачлар яки битараф Күзәтүчеләр булмасын өчен кирәк.