27 гыйнварда, Ленинград блокадасын бетерү көнендә, «Әкият» балалар бакчасы төркемнәрендә шушы мөһим датага багышланган чаралар үткәрелде.
Балалар белән камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең тормышы турында әңгәмәләр үткәрелде, балалар "Блокадный Ленинград" презентациясен карадылар, талоннар буенча бирелә торган һәм ул авыр вакытта бердәнбер ризык булган икмәк кисәген күрделәр, "Шуба", "На-а-ши"хикәяләрен укыдылар.
Логопедия төркеме балалары "Тормыш юлы"рәсемнәрен ясадылар, ә "Алдынгылар хәрәкәте" мәктәпкә әзерлек пилот төркеме һәм урта төркем тәрбияләнүчеләре "Блокада карлыгачы"акциясенә кушылдылар.
Метроном тавышлары астында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Боларның барысы да балаларда онытылмаслык тәэсир калдырды, һәрбер бала бу көнне белгән мәгълүмат аша дулкынлану һәм курку хисләре тойды. Бу дата блокададагы Ленинградта яшәүчеләр батырлыгы турында бөтен дөньяга искә төшерсен иде.