Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 15 августы, җомга

14 август Олы Тархан авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Туган як» дип исемләнгән интеллектуаль уены булып узды.

Катнашучылар Олы Тархан авылының кече ватаны буйлап читтән торып сәяхәт кылдылар. Уен барышында командалар һәр этапның 4 соравына җавап бирергә тиеш иде: «Тарих битләре», «Туган як табигате», «Уйлап кара», «Якташлар». Уен ахырында командалар герб, карта ярдәмендә үз районнары турында зур булмаган коллаж булдырдылар, биредә кече ватанга мәхәббәтләрен белдерә алдылар.

Уздырылган чара катнашучыларга туган як турында белемнәрен баетырга һәм кече ватаныбыз турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International