«Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Педагоглар һәм остазлар» проекты кысаларында 21 октябрьдә математика укытучылары өчен методик семинар-практикум булды. Чара А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбе базасында узды.
Семинарның төп максаты - укучыларның типик хаталарын һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясенең катлаулы биремнәрен анализлау юлы белән педагогларның квалификациясен күтәрүдән гыйбарәт иде. Укытучылар имтихан эшенең иң проблемалы мизгелләрен ачыклауда актив катнаштылар, имтиханнарга әзерлекнең нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар һәм үзләренең педагогик табышлары белән уртаклаштылар.
Семинар район укытучылары арасында һөнәри үсеш һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әйләнде, белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә һәм укучыларны дәүләт имтиханнарын уңышлы узуга әзерләүгә ярдәм итте.