Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

21 октябрь көнне Байраш авыл Мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Хәтер сакла" дигән тематик сәгать узды.

Катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның фидакарьлеге турында сөйләштеләр. Мисалга фронтта ир-атлар белән бер рәттә сугышкан хатын-кызларның тормыш тарихларын искә алдылар һәр катнашучы үз туганнары - Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International