Келәш модель китапханәсендә “Пушкин картасы” Федераль проекты кысаларында “Милли бизәкләр сере” дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда Тәтеш татар мәктәбе укучылары катнашты. Балалар Тәтеш районында яшәүче милләт вәкилләренең көнкүрештә кулланылучы бизәкләре белән таныштылар, аларның ни аңлатуларын белделәр, интерактив тактада үзләре бизәкләр төшерделәр. Китапханә советы әгъзасы Гөлшат Хәмидуллина ясаган төрле милләтләр мәдәниятенә караган лэпбуклардагы биремнәрне үтәделәр. Балалар интерактив уеннарда теләп катнаштылар.
Китапханәчеләр туган якны өйрәнү бүлегенә экскурсия үткәреп, авыл тарихы, әби-бабайларның элеккеге көнкүреше белән таныштырдылар.
Чарага “Милли бизәкләр” дигән исем астында китап күргәзмәсе бизәлгән иде. Укучылар өйдә укыр өчен үзләренә китаплар сайладылар.