22 октябрь Федоровка авыл клубында «2025 елның иң яхшы мәдәни-ял учреждениесе» II район күзәтү-конкурсы кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Эз калдырыр өчен яшибез...» патриотик хәтер сәгате үткәрелде.
Концерт программасында иҗади башкаручылар, үзешчән шагыйрьләр, «Ватан патриотлары» клуб формированиесенең яшь катнашучылары катнашты. Программа Бөек Ватан сугышы геройларының һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыклары турындагы җырлар, видеокадрлар, хикәяләр белән үрелеп барды. Патриотик сәгатькә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары чакырылган иде. Тамаша залы ватанпәрвәрлек һәм якташлары өчен горурлык хисе белән тулган иде.