Өченче буын университетының Тәтеш җирле бүлегендә компьютер грамоталылыгы нигезләре программасы смартфонында эшләү нигезләре курсы буенча чираттагы дәрес узды.
27 апрельдә Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә Тәтеш татар урта мәктәбенең «Хәят» театр студиясе К.Тинчуринның «Мәдрәсәдә беренче көн» пьесасы белән чыгыш ясап, «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында җиңү яуладылар.