"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты, "Балаларга иң яхшысы" подпроекты кысаларында 23 октябрь көнне Тоншерма урта мәктәбендә информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы узды. Олимпиада дистанцион рәвештә «Сириус»үзәгенең махсуслаштырылган белем бирү платформасы ярдәмендә уздырылды.
Нәтиҗәләр 3 көн эчендә билгеле булачак.