Юидовчылар Афонин Илья, Ильина Ксения, Кристина Арина һәм Сәмигуллина Виктория Түбән Каманың "Камский Артек" балалар лагеренда "ЮИД на каникулах" республика профильле сменасында катнаштылар.
Республиканың 44 районыннан 220 яшь хәрәкәт инспекторы атна дәвамында, 27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр, гамәли дәресләр, мавыктыргыч уеннар һәм иҗади мастер-класслар, викториналар һәм квестлар, һәм, әлбәттә инде, онытылмас лагерь традицияләре аша юл хәрәкәте кагыйдәләре дөньясына актив чумды. Бу көннәрдә безнең яшь инспекторлар үзләренең белемнәрен тирәнәйтеп кенә калмадылар, ә үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм велосипедта бик яхшы йөрү буенча чын куркынычсызлык осталары итеп күрсәттеләр.
Балалар якты тәэсирләр һәм уңай хис-кичерешләр белән өенә кайттылар!