3 ноябрь Киртәле авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Баш мие давылы» интеллектуаль уены булып узды.
Чарада катнашучылар илнең тарихи-мәдәни мирасы турындагы белемнәрен тикшерә алдылар һәм фикер йөртә, исбатлый, нәтиҗәләр ясый белүләрен күрсәттеләр. Балалар үзләрен белгеч итеп хис иттеләр, дөньяга карашларын киңәйттеләр. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчене билгеләделәр.