2025 елның 3ноябрендә Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кечкенә ил » мәктәп яны көзге сәламәтләндерү лагеренда «Яшь бөркетләр» сменасының өченче көне иртәнге зарядкадан һәм «Синең өеңә юл» куркынычсызлык минутларыннан башланды.” 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне” дип исемләнгән әңгәмә белән дәвам итте(Семенычева Г.Д.) . Күпмилләтле халкыбыз – гасырлар дәвамында үзара татулык нәтиҗәсендә барлыкка килгән, дөньяда тиңе булмаган зур куәт.
Бу көн күңелле дә, бер үк вакытта күңелсез дә иде. Лагерь эшенең нәтиҗәләре куанычлы, алар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә шатландырды. Көннәр тиз һәм сиздермичә генә үтеп китте, ә балаларның лагерьда ял итүләрен дәвам итәселәре килде. Балалар тәрбиячеләр белән бергә «Без - яшь бөркетләр , без – тынычлык өчен!» дигән йомгаклау концертына әзерләнделәр. Анда һәркем үзенең сәләтен күрсәтә алды.
Көзге мәктәп яны лагеренда уздырылган көннәр балалар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанабыз.
Хуш, көзге лагерь ! Киләсе очрашуга кадәр!