5 ноябрь көнне Килдеш урта мәктәбенең Яшь Армия отряды активистлары Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Триколор» акциясе үткәрделәр.
Тарих һәм җәмгыять белеме буенча практикумда узган чара кысаларында балалар катнашучыларга Татарстан флагы төсләрендәге тасмалар тапшырдылар. Яшь армиячеләр кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, тыныч күк йөзе һәм уңышлар теләделәр. Акция республиканың төп законына һәм яшь буынның гражданлык активлыгына хөрмәт күрсәтүгә әверелде.