Мәдәният яңалыклары

2025 елның 7 ноябре, җомга

5-6 ноябрь Кече Әтрәч авыл мәдәният йорты директоры Нияз Якупов Казан шәһәрендә узган «Әйдә, бас!» проекты кысаларында «Халык-сәхнә биюе: традицияләр һәм заманча тенденцияләр белән элемтә» темасына квалификация күтәрү курсларында катнашты.

«Таткультресурс үзәге» ДБУ тарафыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә оештырылган проект бию сәнгатенә тирәнтен чуму өчен бөтен республикадан хореография коллективлары җитәкчеләрен һәм мөгаллимнәрне җыйды. Курслар тәмамлангач, квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International