Мәктәпкәчә белем бирү педагогларының зона семинар

2025 елның 21 ноябре, җомга

Бүген, 21 ноябрьдә, Тәтеш шәһәренең "Каенкай" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен "Музей педагогикасы чаралары белән балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхесен үстерү" темасына зона семинары узды.

Музей педагогикасы үсеп килүче буынны Россия халкының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре рухында тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Семинар барышында балалар белән музей педагогикасы элементларын кулланып, белем бирү эшчәнлеген ачык күрсәтү, тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар тарафыннан музей почмакларын тәкъдир итү, семинарда катнашучыларның бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырылды.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International