Тәтеш укучылары Республика тикшеренү конференциясендә!

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

2025 елның 26 ноябрендә "Яшьләр һәм балалар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районының яшь интеллектуаллары Укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләрендә тикшеренү конференциясенең йомгаклау этабында катнаштылар. Чара Казанның 180 нче номерлы күп профильле полилингваль гимназиясе базасында узды.

Читтән торып уку этабы йомгаклары буенча түбәндәге талантлы укучыларга Тәтеш муниципаль районы данын яклау насыйп булды, анда яшь интеллектуаллар үз эшләрен лаеклы тәкъдим иттеләр:

Җиңүчеләр:

• Абраконова Елена һәм Романова Анастасия, Киртәле мәктәбе, остазы Абраконова Г. В.;

• Никоноров Никита  Тәтеш кадет мәктәбе, остазы Сиякина Н.Р.

Лауреатлар:

• Мәүлиханова Ралина Тәтеш 1 нче мәктәбе, остазы Мәүлиханова М. Ш.;

• Нагуськин Александр, Тоншерма мәктәбе, остазы Землякова Н.С.;

• Фомина Дарья Тоншерма мәктәбе, остазы Фуражкина Т. В.;

• Горбунова Арина, Гурьянова Ульяна һәм Егоркина Ангелина  Килдеш мәктәбе, остазы Таҗиева М. М.

Яшь тикшеренүчеләребез белән аларның хезмәтләре, уңышлы чыгышлары һәм фәнне үстерүгә һәм туган телләрне саклауга керткән өлешләре өчен горурланабыз! Аларның белемгә омтылышы һәм үз мәдәниятен яратуы башкаларны да илһамландырсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International