24 ноябрь көнне Нармонка мәктәбе укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Тәтеш районы Тоншермә авылы мәдәният йортында Ирина Николаевна Кузьминаның «Фәрештәләр алда, ә без аның артында» дигән китабының презентациясендә булдылар.
Чара китап авторы һәм мәртәбәле кунаклар катнашында тантаналы ачылыштан башланды. Очрашу барышында махсус хәрби операциядә катнашучы улларын тәрбияләгән ата - аналарга, шулай ук волонтерларга һәм район халкына солдатларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бу чара яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия.