27 ноябрь Киртәле авылы мәдәният йортындаТәтеш муниципаль районы хезмәт ветераннары хоры катнашында Әниләр көненә багышланган «Ана йөрәге яктысы» дигән бәйрәм концерты булып узды. Ветераннарның халык хоры авыл халкына җырлар, биюләр, Әниләр көненә багышланган шигырьләр бүләк итте. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршыладылар, артистларны алкышлар белән бүләкләделәр. Залда фронтка акча җыю буенча «Изгелек тартмасы" хәйрия акциясе оештырылды. Барлык җыелган акчалар хәрби махсус операция зонасындагы якташларыбыз-хәрбиләргә ярдәм итүгә тотыла.