Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

29 ноябрь көнне Байраш авыл мәдәният йортында “Илгә - матурлык, җиргә - батырлык сез бирәсез, газиз әниләр!” дигән бәйрәм концерты узды. Бәйрәмне Байраш авыл җирлеге башлыгы Губеев А.М. ачып җибәрде. Концертта мәрхәмәтле һәм мөһим бәйрәм хөрмәтенә бик күп якты, күңелле һәм күңел нечкәртерлек номерлар күрсәтелде. Әниләр хөрмәтенә шигырьләр, җырлар, дәртле биюләр яңгырады. Тантананың ике сәгате бер якты һәм шатлыклы мизгел кебек үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International