Урюм авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

30 ноябрь көнне Урюм авыл Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Без хатын-кызны данлыйбыз, аның исеме - Әни» дип исемләнгән концерт үтте. Бу көнне сөекле әниләр һәм әбиләр адресына иң җылы һәм ихлас котлаулар, күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады. Тамашачылар артистлар белән бергә кушылып җырладылар һәм һәр музыкаль номерны алкышларга күмделәр. Авыл халкы матур концерт куйган өчен артистларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International