Келәш мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан Фоат Садриев әсәре буенча “Җәмиләнең җенләнүе” дип аталган комедия күрсәтелде. Спектакль гаиләдәге төрле кытыршылыкларны чагылдыруга юнәлгән, кайнана- килен мөнәсәбәтләрен күрсәтә.“Ихлас” халык театры артистлары төрле һөнәр ияләре булуларына карамастан үз рольләрен гаять зур осталык белән башкардылар һәм тамашачыларга күңелле, кызыклы, көлкеле хәлләргә бай тамаша бүләк иттеләр. Зал артистларны аягүрә басып алкышлады.Тамашадан соң авыл җирлеге башлыгы Фәнил Галимов авылдашларны бәйрәм белән котлады, артистларга үз исеменнән һәм тамашачылар исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.