Үзәк китапханә яңалыклары

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Тәтеш муниципаль районы Өстәмә белем бирү үзәгенең "Уңыш формуласы- тренинг-класс"  берләшмәсе укучылары,  Ханжин П.С. исемендәге 1нче Тәтеш урта мәктәбенең 6нчы класс укучылары  Тәтеш шәһәрендәге "Буа электр челтәрләре" филиалына экскурсиягә бардылар. Анда алар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. Экскурсия профориентация һәм электр энергетикасы өлкәсендәге һөнәрләр белән танышу максатында узды. Оешма җитәкчесе Виктор Александрович Демагин предприятиенең тарихы турында сөйләде. Ул трансформаторның нәрсә булуын, энергетика системасының эш принциплары турында аңлатты. Уку сыйныфында укучылар персоналны яклау чаралары белән таныштылар.

Киткәндә, балалар энергетика дөньясына мавыктыргыч һәм файдалы сәяхәтләре өчен  чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International