Бүген шәһәр халкы һәм "Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте" студентлары өчен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә «Форпост» студентлар куркынычсызлык хезмәте активистлары «ВИЧ-СПИД. Мифлар һәм чынбарлык» акциясе уздырдылар.
Шәһәр халкы безнең җәмгыятьтә СПИД проблемасын аңлауның мөһимлеген символлаштырган кызыл тасмалар алды. Активистлар профиклатика чаралары турында мәгълүмат бирделәр һәм акциядә катнашучыларга «Һәркемгә белергә кирәк булган ВИЧ – инфекция фактлары!» листовкалары тараттылар. Акция ВИЧ турындагы һәм ВИЧ-инфекция йоктыру юллары турындагы мифларны таратырга ярдәм итте.
Безнең тормыш безнең кулда! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.