"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты, "балаларга иң яхшысы" ярдәмче проекты һәм сәламәт яшәү рәвеше декадасы кысаларында Килдеш урта мәктәбе укучылары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "Кызыл тасма" акциясе үткәрделәр. Акциядә укытучылар һәм укучылар катнашты. Элмәк белән төрелгән кан төсе тасмасы СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы булып тора – безнең кызгану, СПИДтан башка киләчәккә өмет һәм ярдәм символы.


