2 декабрьдә Түбән Тархан авыл клубы мөдире юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау кысаларында «Иминлек синнән башлана!» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Әлеге чара авыл халкы өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү һәм аларның мөмкин булган куркынычлар турында хәбәрдарлыгын арттыру өчен махсус оештырылган иде. Әңгәмә барышында юлда килеп чыгарга мөмкин булган төрле ситуацияләр һәм аларны булдырмау ысуллары турында фикер алыштылар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәрберсенең үз иминлеге һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплылыгына аерым игътибар бирелде.