Келәш мәдәният йортының балалар һәм үсмерләрне берләштерче “Риваять” театр төркеме “Театр наркотикларга каршы” дип исемләнгән фестиваль-конкурста катнашты. Конкурс спектакль һәм театральләштерелгән күренешләр ярдәмендә балалар һәм үсмерләр арасында наркоманияне кисәтү максатыннан үткәрелә. Бу бәйге “Ульяновск өлкәсе территориясендә хокук тәртибен һәм тормыш иминлеген тәэмин итү» дәүләт программасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе ярдәмендә һәм «Сансара " тернәкләндерү үзәге белән партнерлыкта үткәрелә.
Коллектив “Сайла: матурлык яки афәт чәчәге” дип аталган театраль күренеш күрсәтеп жюринең “Махсус призы” дигән номинациядә диплом һәм акчалата бүләккә ия булды.
.jpg)