«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы буенча «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика конкурсының муниципаль этабы

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

2025 елның 2 декабрендә  А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Татарстан Республикасының «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы буенча Ел укытучысы» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурста районның 8 уку йортыннан 8 талантлы педагог катнашты.

Педагоглар, тупланган тәҗрибәләре һәм һөнәри казанышлары белән теләп уртаклашып, укытуның заманча методларын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Катнашучылар заманча белем бирү технологияләрен һәм инновацион методикаларны ышанычлы кулландылар, профессиональлек һәм үз эшләренә эчкерсез мавыгу күрсәттеләр.

Конкурсының муниципаль этабында җиңүче булып

Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе ВСИН укытучы-оештыручысы Абдрахманов А.Д. танылды,

2 нче урынны Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе ВСИН укытучы - оештыручысы Т.Г. Фәтхуллин алды,

3 нче урын Исаев Н.С., Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» ВСИН укытучы – оештыручысына бирелде.

Хөрмәтле педагогларыбызга алга таба да уңышлар һәм илһам телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International