28 ноябрь Тәтеш районы мәдәният йортында, Әниләр көне алдыннан, «Ана мәхәббәте белән дөнья гүзәл» дигән бәйрәм программасы булып узды. Әниләр көне-безгә тормыш, кайгырту һәм чиксез мәхәббәт бүләк итүчеләргә багышланган үзенчәлекле бәйрәм. Бәйрәм программасы якты, кызыклы һәм төрле иде. Концертка килгән әниләр һәм әбиләр өчен үзешчән артистларның чыгышлары, балалар сәнгать мәктәбе, район мәдәният йорты вокал, хореография коллективларының, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иҗади номерлары бүләк булды. Бәйрәм дәвамында әниләребезгә һәм әбиләребезгә видео котлаулар, күпсанлы рәхмәт, соклану, хөрмәт һәм ярату сүзләре яңгырады. Барлык хатын-кыз аналарны җылы котлау сүзләре белән Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Әдип улы Садриев һәм «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалының Тәтеш районындагы социаль координаторы Радик Дамир улы Шәмсетдинов чыгыш ясады. Махсус хәрби операциядә катнашучы улларын лаеклы тәрбияләгән аналарга бу көнне аеруча җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. 56139 хәрби часть командиры подполковник А.Мотличның Рәхмәт хаты белән махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәүче подразделениегә күрсәткән ярдәмнәре өчен «Ана йөрәге» төркеме волонтерлары бүләкләнде. Бәйрәм концерты һәркемгә бик күп күңелле тәэсирләр һәм кадерле әниләргә йокысыз төннәре, һәр елмаю, ярдәм сүзе, тормыш дәресләре һәм безгә биргән чиксез мәхәббәтләре өчен тагын бер кат «рәхмәт» әйтергә мөмкинлек бирде.