Һәр патриотик акция йөрәкләрдә һәм күңелләрдә эз калдыра. Егетләр һәм кызлар, бу шәмнәрнең ни өчен кирәклеген, сугышчыларга нинди ярдәм китерәчәген, моның ниндидер хобби яки мавыгу түгел, ә Ватанга ярдәм икәнен аңлап, барысын да чын күңелдән эшлиләр. Алар ясаган һәр блиндаж шәме фронттагы солдатларга ярдәм итәчәк.