4 декабрь «Мирас» татар вокаль ансамбле (Тәтеш районы мәдәният йорты, җит. Сафиуллова Р.Г.) Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган, Татарстан Республикасы татар фольклор коллективлары өчен «Татар милли костюмының тарихы һәм бүгенгесе» дигән махсус белем бирү курсында катнаштылар.
Чара Татарстан Республикасының татар фольклор коллективлары җитәкчеләре һәм катнашучылары өчен оештырылды. Семинарның практик өлеше Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылыннан «Мишәрләр» балалар фольклор-этнография ансамбленең (җитәкчесе – Ольга Владимировна Ефремова) ачык чыгышыннан торды. Курслар тәмамлангач, ансамбльдә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.