2025 елның 5 декабрендә Тәтеш татар урта мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты («Педагоглар һәм Остазлар» ярдәмче проекты) кысаларында узды.
Конкурсның максаты-районның иң яхшы педагогларын ачыклау, укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә педагогик осталыкны үстерүгә ярдәм итү.
Ярышларда 7 талантлы педагог катнашты, алар югары дәрәҗәдәге профессионализм, креативлык һәм үз эшләренә тугрылык күрсәттеләр.
Конкурс сынаулары йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын - Шәмсетдинова Рәзидә Әнвәр кызы, Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы.
2 урын-Мәүлиханова Миләүшә Шәүкәт кызы,Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы.
3 урын-Нафигина Гөлия Әмин кызы, А.А. Соколовский исемендәге 2нче тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбиятукытучысы.
Барлык педагогларга алга таба уңышлар, илһам, рәхмәтле укучылар һәм яңа һөнәри югарылыклар телибез! Сезнең хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен, ә һәр эш көне шатлык һәм канәгатьлек китерсен.