Бүген Тәтеш шәһәренең Воробьев урамында тантаналы шартларда легенда кешесе, чор кешесе, СССРның атказанган спорт мастеры һәм тренеры, Тәтеш шәһәре һәм районының Мактаулы гражданины Аркадий Никитич Воробьевка бюст ачу тантанасы булды. Чарада Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Ләлә Кәдермәтова, шулай ук район халкы катнашты.