Байраш авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2026 елның 10 марты, сишәмбе

7 март Байраш авыл мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар!» дип исемләнгән  концерт  булып узды.

Хатын-кызларны Байраш авыл җирлеге Башлыгы Әсхать Губеев котлады. Сәхнәдән әниләр турында таныш һәм ягымлы, яз турында шаян һәм күңелле җырлар яңгырады. Тамашачылар игътибарына кызыклы күренешләр, дәртле биюләр күрсәтелде. Концерт дәвамында залда җылы атмосфера хөкем сөрде һәм бетмәс-төкәнмәс алкышлар яңгырады.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International