2026 елның 16 мартында Казанда 2025-2026 уку елында Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы старт алды.
Тәтеш муниципаль районыннан «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында җиңүче Гыйсмәтуллина Татьяна Геннадий кызы, А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.
Бүген, 16 мартта, конкурста катнашучылар конкурсының беренче сынавы «Дәрес» аша узалар.
17 март көнне укытучыларны «педагогик интервью»конкурс сынавы көтә. Шул ук көнне «Ел укытучысы» номинациясендә 15 катнашучы сайлап алыначак, алар икенче турга кертеләчәк.
Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы» конкурсын ябу тантанасы 23 нче мартта була.