2026 ел башыннан Татарстан Республикасында 29 028 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү ала

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

2026 ел башыннан Социаль фондның төбәк бүлекчәсе республика дәүләт учреждениеләренең медицина хезмәткәрләрен гомуми суммасы 496 мең сумнан артык тәшкил иткән өстәмә акча белән тәэмин итте. Бу финанс ярдәме ай саен күрсәтелә һәм сәламәтлек саклау системасында хезмәт итүче 29 меңнән артык кешене колачлый.

Әлеге түләүләр амбулатор звенода һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшләүче докторлар һәм шәфкать туташлары өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ менә шушы белгечләр пациентларның төп агымы белән очраша һәм даими интенсив хезмәт режимында эшли. Түләүләрнең төгәл күләме 4,5 – 50 мең сум чикләрендә тирбәлә, бу сумма хезмәткәрнең категориясенә,  ул эшли торган медицина учреждениесенең профиленә  турыдан-туры бәйле.

Әлеге түләү тәҗрибәле белгечләр өчен дә, сәламәтлек саклау оешмаларындагы ачык вакансияләрдә күптән түгел генә эшли башлаган яшь табиблар һәм шәфкать туташлары өчен дә   каралган.

Түләү процедурасы түбәндәгечә: медицина оешмалары җитәкчелеге ай саен үз хезмәткәрләренең реестрын әзерли һәм электрон рәвештә юллый. Бу документта хезмәткәр, аңа  тиешле сумма, шулай ук хисап өчен нигез булган эшчәнлек күрсәткечләре турында шәхси мәгълүматлар бар. Акча хезмәткәрләрнең банк счетларына  Социаль фонд  структуралары тарафыннан җиде эш көненнән артмаган срокта күчерелә. Хезмәткәрнең "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы  шәхси кабинетында акча күчерү турында  белдерү барлыкка килә.

Шуны да билгеләп үтү мөһим, әлеге социаль түләүләр өлешчә мәшгульлек шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен дә каралган. Моннан тыш, бу акчалар физик затлар керемнәренә салым салудан азат ителгән һәм хезмәткәрнең уртача хезмәт хакын санаганда исәпкә алынмый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International