Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Нармонка мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе А. С. Игнатьева һәм Нармонка җирлек китапханәсе китапханәчесе Л. А. Шлячкова оештырган «Геройлар тумыйлар, геройлар булалар» дигән патриотик сәгать узды.
Очрашу барышында укучылар патриотизмның нәрсә икәнлеге, гражданлык позициясен күрсәтү формалары турында фикер алыштылар, якташларының батырлыклары турында белделәр. Яшь армиячеләр геройлар турында белү — кирәк, ләкин тагын да мөһимрәк — алардан үрнәк алу, үзеңдә рух көче, Ватанга мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү дигән нәтиҗә ясадылар.