2026 елның 16 апрелендә Бакырчы урта мәктәбендә «Умники и умницы»-«Эпир маттур ачасем»муниципаль интеллектуаль — танып белү уены булып узды.
Чара Чуваш язуына нигез салучы һәм мәгърифәтче Иван Яковлевич Яковлевның туган көненә, шулай ук чуваш теле көненә багышланган иде. Уенда район мәктәпләреннән белем бирүнең чуваш компоненты булган укучылар катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча түбәндәге урыннар бүленде:
1 урын — Тоншерма урта мәктәбе командасы
2 урын-Бакырчы урта мәктәбе һәм Олы Шәмәк урта мәктәбе командалары
3 урын - Кошки-Новотимбай төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы.Барлык катнашучыларга тырышлыклары һәм белемгә омтылышлары өчен Тәтеш районы мәгариф бүлеге дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.





