Туган авылыбыз Келәштә быелгы өченче өмә гөрләп үтте. Тырыш авылдашларыбыз, бердәм булып, мәчет тирәсен, Ленин, Гагарин урамнарын чүп-чардан арындырдылар. Кырдагы эшләрен калдырып кайтып, төяүдә ярдәм иткән Минневалиев Әлфәткә Аллаһның рәхмәте булсын, ул эшне бик күпкә җиңеләйтте.


