Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Тәтеш районы актив һәм битараф булмаган территорияләрнең югары статусын кабат раслады, үз практикаларын республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итте.