18 апрель Олы Шәмәк мәдәният йортының «Туслах» халык фольклор ансамбле (җит. Елена Савелькина) Казан дәүләт мәдәният институтында узган «Этномириада» XIII Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең икенче этабында катнашты.
Конкурс финалында катнашырга беренче тур җиңүчеләре чакырылган иде. Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча «Туслах» халык фольклор ансамбле фестиваль лауреаты булды һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Иҗат коллективын котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!