А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

     25 апрель көнне РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУда әти-әниләр өчен татар теле буенча төбәкара олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

    Апрель аеның башыннан старт алган олимпиаданың сайлап алу этабында 1312 ата-ана катнашты. Алар арасында Татарстан республикасының 42 шәһәр-районыннан, болардан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Свердловск өлкәсе, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәреннән дә катнашучы милләттәшләребез бар.

     Онлайн этапта югары балл җыйган беренче 100 кеше йомгаклау этабына чакырылды. Йомгаклау этабында Алабуга районыннан тыш, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән районнарының төрле мәктәпләреннән әти-әниләр катнашты.

   Тантаналы чарага Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Сөнгатуллина З.Х.,  Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Мерзон Е.Е., Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Балобанова С.С., Бөтендөнья Татар конгрессының Алабуга җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтова Р.З. чакырылды.

   Олмипиада нәтиҗәләре буенча А.А. Соколовский исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-анасы, башлангыч сыйныфлар укытучысы Саматова Г.Н. лауреат булды.

    Олимпиадада призлы урыннар яулаган катнашучыларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде. Акчалата бүләкләрне иганәчебез, шәхси эшмәкәр Нурислам Мидхәт улы Кадыров тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International