А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Күпмилләтле Салават күпере» гаилә милли фестивале

2026 елның 27 апреле, дүшәмбе

   Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы , татар теле атналыгы кысаларында  “А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең” 6А сыйныфында (сыйныф җитәкчесе Нафигина Г.А.) «Күпмилләтле Салават күпере»дип аталган гаилә милли фестивале узды. Бу чара укучыларны, педагог һәм ата-аналарны мәдәни күптөрлелек, традицияләр һәм бердәмлек темасына берләштерде. Чара үзара аңлашу тәрбияләүгә, төрле халыкларның мәдәниятләре турында белемнәрне киңәйтүгә, гаилә багланышларын ныгытуга һәм патриотик хисләр формалаштыруга юнәлдерелгән. Катнашучылар гаиләләре белән рус, татар, мордва, чуаш мәдәниятләрен тәкъдим иттеләр, гореф-гадәтләр, халык бәйрәмнәре һәм үз халыкларының иҗаты турында сөйләделәр, милли киемнәр күрсәттеләр, өстәлләрдә рус, татар, мордва, чуваш милли традицияләренә туры китереп әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде.

    Фестиваль гаиләләрне берләштерде, үз тамырларыңа мәхәббәт, төрле милләт вәкилләренә һәм аларның мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте; Чара үзара аңлашу атмосферасын булдырырга, танып белү офыкларын киңәйтергә һәм укучыларны киләчәктә дә үз тарихын һәм башка халыкларның мәдәниятен өйрәнергә рухландырырга ярдәм итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International