Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2015 елның 6 декабре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта катнашучылар «Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кшеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында»гы мәсьәләне карадылар.

Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда  муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объектлар җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янауларны һәм аларның булу мөмкинлеге артуны билгеләп үтте. Татарстан Республикасында, Россиянең башка төбәкләре һәм бүтән дәүләтләр белән беррәттән, террористик һөҗүмнәр булырга мөмкин дип белдерелде.

Шуңа бәйле рәвештә хокук саклау структуралары һәм махсу хезмәтләр тәүлек буена потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә гамәлләр билгеләнде, бигрәк тә кешеләр күпләп була торган урыннарда.  

Татарстан Республикасы халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр.   

Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен республикага һәм Казанга күптән түгел килгән барлык шикле затлар турында, шикле вакыйгалар турында түбәндәге элемтә каналлары буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

ТР буенча ЭЭМ дежур хезмәте телефоны: (843) 291-35-28  яисә  02

Мобиль телефоннар өчен: 020

Татарстан Республикасы буенча Россия ФИХИнең дежур хезмәте телефоны:  (843) 231-45-55

Коткару хезмәтенең уртак номеры: 112

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International